САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман урта мәктәбе командасы “Аҗаган”да беренче

Яшьләрне гражданлык һәм патриотик рухта тәрбияләү, Ватан сакчылары булырга әзерләү максатыннан, районда ел саен “Аҗаган” хәрби-спорт уенын үткәрү традициягә әверелде.

 Быелгысы аның 10 апрель көнне Сарман урта мәктәбе базасында уздырылды. Анда районның 9 – Сарман һәм Җәлил, Петровка Завод, Зур Нөркәй, Саклаубаш, Иске Кәшер мәктәпләре һәм гимназияләре командалары катнашты. 
Билгеле булганча, “Аҗаган” үз эченә яшьләргә башлангыч хәрби белем бирү, аларда ватанпәрвәрлек, дуслык, җаваплылык хисләре тәрбияләү, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, авырлыкларны җиңәргә өйрәтү, физик әзерлекне ныгыту, традицияләргә тугрылык саклау һәм башка бурычларны ала. Хәрби-спорт уенының программасы да нәкъ шуларга нигезләнеп төзелә. 
Уенда катнашучыларны иң элек Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Дашгын Гасанов сәламләде. 
- Илебезнең һәр яшь кешесе Ватанны сакларга әзер булырга тиеш. Бигрәк тә армия сафларына барачак егетләр. Шунысы куанычлы: Россиянең хәрби җитәкчелеге Татарстан егетләренең армия сафларына яхшы хәзерлек белән килүләре турында хәбәр итә. Монда безнең райондаш егетләребезнең дә өлеше зур, - диде ул, уенчыларга уңышлар теләп. 
Уенда катнашучылар иң элек сафта йөрү, төрле командаларны үтәү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Төгәлрәк әйткәндә, сафтан чыктылар, урында борылдылар, командирны сәламләделәр, начальник янына килделәр һәм башкалар. Икенче ярыш “Россия тарихының данлы сәхифәләре” дигән интеллектуаль конкурс булды. Уенчылар Бөек Ватан сугышы тарихына караган сорауларга җаваплар бирделәр. Өченче ярыш – автоматны сүтү, җыю, дүртенче ярыш винтовкадан ату булды. Аннан соң егетләр турникта тартылдылар, кызлар идәннән күтәрелделәр. Кемнәрдер бер биремне яратып башкарсалар, икенчеләре өчен икенче төрле бирем җиңелрәк бирелде. Әмма, ничек кенә булмасын, укучылар “Аҗаган”да теләп катнашалар, уеннарга шактый әзерлек белән килгәннәр. 
- Бу уенда беренче тапкыр гына катнашам. Әлбәттә, яшьләр өчен “Аҗаган” булу – бик яхшы. Чөнки һәр егет кеше армиядә хезмәт итәргә әзер булырга тиеш. Шул исәптән мин дә. Шуңа күрә әлеге уенда катнашу минем өчен - армия сафларына барырга әзерлек тә. Яңа гына интеллектуаль конкурсны үттек. Сорауларга яхшы гына җавап бирдек. Билгеле, бу уеннан җиңү белән кайтасы килә, - ди Җәлил икенче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Адиль Алимов. 
Егетләр өчен “Аҗаган”, чыннан да, армиягә бару өчен әзерлек булса, кызлар өчен кыйммәте нәрсәдә соң? Командалар составында алар да аз түгел иде. Һәм, әйтергә кирәк, җиңү өчен чын күңелдән көч куючылар, “җиңәм” дип янып торучылар. Җәлил беренче мәктәбе укучысы Аделина Нигъмәтуллинаның дулкынлануы йөзенә, үз-үзен тотышына ук чыккан иде. Автомат сүтү һәм җыю ярышында бөтен осталыгын эшкә җикте ул. Һәр хәрәкәтен уйлап һәм төгәл башкарырга тырышты. 
- Һәр егет һәм кыз үз иленең патриоты булырга тиеш һәм “Аҗаган”да катнашу - һәркем өчен дәрәҗә. Чөнки сугыш, әгәр була калса, ул – һәркем эше, һәркайсыбызга кагыла. Билгеле, хәрби күнекмәләрне уенда гына кулланырга язсын, сугышлар булмасын, - диде Аделина. 
Һәр ярыш буенча шәхси һәм командалар арасында урыннар, гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче һәм призлы урынга лаек булган командалар билгеләнде. Иң югары балл җыеп, I урынга Сарман урта мәктәбе командасы лаек дип табылды. II урында – Җәлил беренче мәктәбе, III урында – Җәлил икенче мәктәбе командасы. 
Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев