САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Аҗаган” Җәлил №2 санлы мәктәбе уенчылары өчен җиңүләргә бай булды

Ватанны саклаучылар көне алдыннан мәктәптә укучыларга патриотик тәрбия юнәлешендә байтак зур чаралар оештырылды. 5нчеләр өчен “Малайлар, алга!” уены үткәрелде.

Уенда җиңү өчен классларга бер команда булып оешырга кирәк иде. Мондый уеннарда нәкъ менә шундый команда рухы белән генә җиңеп була да инде. Бердәмлек, командаларны төгәл үтәү, җитезлек, төрле яктан әзер булу мөһим. 5б классы уенда җиңү яулады. 5 а классы – икенче, 5 в классы өченче булды. Гәрчә уен “Малайлар, алга!” дип аталса да, кызлар да уенда бик тырышып катнашты, команда файдасына балларны мулдан китерде.

Мәктәпнең укучылар үзидарәсе активистлары 8ләр өчен “Армия тормышының бер көне” дип аталган конкурс программасы үткәрде. Исеменнән үк күренгәнчә, уенда катнашучыларның теоретик, физик яктан армия тормышына әзерлеген тикшерделәр. Россия тарихыннан сораулар аша укучыларның Бөек Ватан сугышы еллары турындагы белемнәре барланды, хәрби дәрәҗәләрне, техника, коралларны танулары да читтә калмады.

«Форпост» үзәге оештырган “Ватанның яшь сакчылары” квизы да оешканлык белән үтте. Өч мәктәп командасы арасында үткән бәйгедә безнең мәктәп 1 нче урынны яулады.

Атна дәвамында классларда әтиләр, бабайлар, укучы малайлар, егетләребез өчен төрле чаралар, бәйрәм тантаналары оештырылды. Башлангыч сыйныфлар бу яктан аеруча актив булдылар.

22 нче февральдә барлык укучылар (чыгарылыш сыйныфлардан кала) хәрби-спорт уены “Аҗаган”да катнашты. Уен 4 мәйданчыкта оештырылды. Уен алдыннан классларда “Сугыш хатын-кыз йөзле булмый”, “Минем әтием – Ватан сакчысы” темаларына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Аларга балачакларын сугыш урлаган өлкән буын вәкилләре, армия сафларында хезмәт иткән әтиләр чакырылды.Алып барылган әңгәмәләр беркемне дә битараф калдырмады. Сугыш темасының һәвакыт сыкрау, авырлык, күз яшьләре белән бәйле булуы ачык күренде.

Уен үзе берничә этаптан торды. Командалар “Мина кыры”, “Төз ату”, “Беренче медицина ярдәме күрсәтү”, “Канат тартышу”,”Әләмне табу” кебек конкурс биремнәрен үтәделәр. Кар ерып йөрү, бозлавыкта ярышу авыр булса да, берәүнең дә сынатасы килмәде.

10 а һәм 10 б класс укучылары өчен парламент вәкилләре илебез тарихы буенча квиз оештырдылар. Ул да мавыктыргыч булды.

Җиңүчеләр киләсе мәктәпкүләм линейкаларда бүләкләнәчәк. Шунда ук 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган рәсем конкурсы җиңүчеләрен дә билгеләячәкбез.

Ландыш Шәйдуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев