88 яшьлек Мәрьям апа җиде малайны да үзенеке итеп саный
Чукмарлы авылында яшәүче Мәрьям апа турында авылдашлары: “Хезмәтне һәм кешеләрне яратты, бик гадел булды”, – диләр.
“Елның бар фасылын да яратам”, – ди Чукмарлы авылында яшәүче Мәрьям апа.
Шулай да алтын көзләр аның өчен бер яктан сагыш билгесе булса, икенчедән, – муллык билгесе. Мондый көннәрдә аның ачлык, ялангачлык, салкынлыкка төренгән ятим балачагы исенә төшә, кино кадрлары кебек, ап-ачык булып, кабат күз алдыннан үтә.
...1941 елның салкын кышы. Ирләр фронтка китеп бетә. Авыл бала-чага, карт-коры, хатын-кыз җилкәсенә кала. Ягарга утынның әсәре дә юк. Катып үлмәс өчен, кешеләр бер-берсенә өйдәш булып керәләр. Кечкенә Мәрьямнең әнисе Мөшәрәфә апа да, өч баласын алып, Шәмгыйнур апаларга күчә.
– Олы якта биш баласы белән Шәмгыйнур апа үзе яшәде. Балаларының икесе мәктәпкә йөри иде, өчесе – кечкенә. Без кече якта яшәдек. Шунда ук – өченче өйдәш. Ул кыш чыгарга дигән бәрәңгесе салынган ларны да шунда кертеп куйды. Дүрт баласы белән шул лар өстендә яшәделәр, лар өстендә йокладылар. Ягарга утынның әсәре дә юк. Салам бөтереп әзерләп куя идек. Чукмарлы авылында әнкәйнең бертуган түтәсе Маһинур апа яши иде. Шул Сарманга почта алырга барганда, агач бүкән дә алып килә һәм, әнкәйгә тапшырырга дип, Рангазардан Сарманга почта алырга килгән кешегә биреп җибәрә. Әнкәй ул бүкәнне саклап кына тота. Чыралар телеп, мич буена киптерергә куя. Ә әнкәйләр, кич утырып, ямау ямыйлар, йон эрлиләр, бәйлиләр. Керосин юк. Мин чыра яндырып, тотып торам. Аш пешерер өчен дә казанга чират тора идек, – дип искә ала Мәрьям апа.
Әнкәйләренең җиде чакрым ераклыктагы Кәүҗияк басуына ашлык сугарга йөрүләре дә хәтерендә калган аның. Ашлык суктыру машинасын бер эскертне тәмамлагач, икенчесенә этеп бара торган булалар. Икмәк сугу кышка да кала. Мәрьям апа да үз гомерендә аз суктырмый аны.
Йортка үлем керә.
Салкынлыктан, авыр эштән интеккән кебек, ул чор кешеләре ачлыктан да газап чигәләр. Язга чыгуга, борын төртеп килүче үләне дә калмый, кар астыннан арчылган басудан коелып калган икмәк бөртекләрен дә җыялар. Көннәрдән беркөнне Мөшәрәфә апа шундый икмәк бөртекләре алып кайта. Аны киптерә, яра, ботка пешерә.
– Аны әнкәй дә ашады, энем дә, ә мин ашый алмадым. Әнкәй бүлеп биргән ботканы күтәрдем дә урамга чыгып киттем. Ботканы күрше малаена бирдем, ә ул миңа – үзенең бәрәңге кәлҗемәсен...
Алга таба Мәрьям апаның тормышы ничек дәвам итә?
Бу хакта газетабызның яңа чыккан 15 сентябрь санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев