САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

800 мең эшләмәүче пенсионерның пенсияләре 1 февральдән 5,4% ка артты

2016 елдагы куллану бәяләренең үсүен исәпкә алып 2017 елның 1 февраленнән 800 меңгә якын эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 5,4% ка артты. 1 февральдән пенсия коэффициенты (пенсия баллы) бәясе 78 сум 28 тиен тәшкил итә. Иминият пенсиясе белән бер үк вакытта аерым түләү дә 5,4% ка индексацияләнде һәм 4805,11 сумга җитте. Шулай...

2016 елдагы куллану бәяләренең үсүен исәпкә алып 2017 елның 1 февраленнән 800 меңгә якын эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 5,4% ка артты.

1 февральдән пенсия коэффициенты (пенсия баллы) бәясе 78 сум 28 тиен тәшкил итә.

Иминият пенсиясе белән бер үк вакытта аерым түләү дә 5,4% ка индексацияләнде һәм 4805,11 сумга җитте.

Шулай итеп , Пенсия фонды февральдән барлык иминият пенсияләрен дә : картлык буенча, инвалидлык буенча, караучысын югалтканлык буенча 5,4 % ка арттырып түли башлады.

Эшләүче пенсионерларга эштән туктаганнан соң пенсияләре индексацияне исәпкә алып түләнә башлаячак. Эштән туктаган пенсионерларга индексацияне исәпкә алып пенсия түләү искечә, ягъни өч айдан соң гына була.

Мәсәлән, 2017 елның 1 январеннән эшчәнлеген туктаткан пенсионерлар индексацияне исәпкә алып пенсияләрен 2017 елның 1 маеннан, 1 февральдән эштән киткәннәр - 1 июньнән генә ала башлый. Ягъни, 2017 елның 1 февраленнән индексацияләнгән пенсияләрне 2016 елның октябрендә туктаган пенсионерлар ала башлады.

2017 ел дәвамында 1 апрельдән пенсионерның узган елгы яшәү минимумын исәпкә алып социаль пенсияләр артса, август аенда эшләүче пенсионерларның пенсияләренә яңадан исәпләү үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев