САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бер ай да алты көнлек Михаил Ивановичны район башлыгы котлады

Әниләр көне якынлашкан көннәрдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин яңа туган сабыйларның әниләрен бәйрәм белән тәбрикләде.

Петровский Завод авылында яшәүче Иван һәм Гөлназ Долгуновлар гаиләсендә 22 ноябрь көнне нәни малай дөньяга аваз салган. Гаиләдәге алтынчы сабыйга Михаил дип исем кушканнар. Алты гына көнлек булса да, ул үзенең барлыгын сиздерә инде. Фәрит Мөнәвир улының тәбрикләүләренә җавап итеп, тавыш биреп тә алды. Тәмле күчтәнәчләргә малайның апа-абыйлары да сөенделәр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Петровский Завод авыл җирлеге башлыгы Рәсим Нуртдинов, аның урынбасары Эльвира Ульянова да күпбалалы әти белән әнигә җылы тәбрик сүзләре, чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр тапшырдылар, тигезлек, саулык, бәхет теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев