САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

50 елдан соң очрашу

Июль ае­ның ма­тур бер кө­нен­дә, Аза­лак авы­лын­да сый­ныф­таш­лар бе­лән оч­ра­шу бул­ды. Бу оч­ра­шу ни­я­тен бел­де­реп, Ил­гиз Ха­җи­әх­мәт улы Ну­ри­әх­мә­тов шал­ты­рат­ты. Мин мо­ңа бик шат­ла­нып ри­за­лаш­тым. Кү­ңел­не дул­кын­ла­ну хи­се чол­гап ал­ды. "Хә­зер сый­ныф­таш­ла­ры­быз нин­ди икән, бер-бе­ре­без­не та­ныр­быз­мы икән?" - ди­гән уй бе­лән уку ел­ла­ры­на әй­лә­неп кайт­тым, әк­рен­ләп оны­тыл­ган ел­лар­ны ис­кә тө­ше­рә...

Июль ае­ның ма­тур бер кө­нен­дә, Аза­лак авы­лын­да сый­ныф­таш­лар бе­лән оч­ра­шу бул­ды. Бу оч­ра­шу ни­я­тен бел­де­реп, Ил­гиз Ха­җи­әх­мәт улы Ну­ри­әх­мә­тов шал­ты­рат­ты. Мин мо­ңа бик шат­ла­нып ри­за­лаш­тым.

Кү­ңел­не дул­кын­ла­ну хи­се чол­гап ал­ды. "Хә­зер сый­ныф­таш­ла­ры­быз нин­ди икән, бер-бе­ре­без­не та­ныр­быз­мы икән?" - ди­гән уй бе­лән уку ел­ла­ры­на әй­лә­неп кайт­тым, әк­рен­ләп оны­тыл­ган ел­лар­ны ис­кә тө­ше­рә баш­ла­дым.

Без Юл­ти­мер авы­лын­нан Аза­лак авы­лы­ның си­гезь­ел­лык мәк­тә­бе­нә 4 нче сый­ныф­ны бе­тер­гәч йө­ри баш­ла­дык, дүрт ел бу­е­на көн са­ен җәяү йө­реп укы­дык. Бик та­ту һәм бер­дәм бул­дык.

Ил­гиз Ха­җи­әх­мәт улы ба­ры­быз­ның да ад­рес­ла­рын, те­ле­фон но­мер­ла­рын та­бып хә­бәр ит­те. Без кай­ту­га Аза­лак мәк­тә­бе­нең аш­ха­нә­сен­дә бәй­рәм өс­тә­ле әзер иде. Бар­лык чы­гым­нар­ны Ил­гиз хә­ләл җе­фе­те Лю­ция бе­лән үз өс­лә­ре­нә ал­ган­нар. Алар­га бик рәх­мәт­ле­без.

Яз­мыш төр­ле як­лар­га та­рат­са да, кай­сы­ла­ры­быз бе­лән мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач бер дә кү­реш­мәс­әк тә, ки­чә ге­нә ае­ры­лыш­кан­дай, бер-бе­ре­без­не та­ны­дык. Сый­ныф­таш­ла­ры­быз ара­сын­да төр­ле һө­нәр ия­лә­ре: укы­ту­чы­лар, врач­лар, авыл ху­җа­лы­гын­да эш­ләү­че­ләр, бух­гал­тер­лар бар.

Оч­ра­шу ки­чә­сен класс җи­тәк­че­без Сә­ла­хет­ди­но­ва Мәү­дү­дә апа баш­лап җи­бәр­де. 80 яшен ту­тыр­ган бул­са да, укы­ту­чы апа­быз бик күр­кәм, мө­ла­ем һәм ях­шы хә­тер­ле әле. Ки­чә­не Коръ­ән аять­лә­ре бе­лән баш­лап, мө­нә­җәт­ләр әй­теп тә­мам­ла­ды. Үт­кән­нә­рне ис­кә тө­шер­дек, ис­тә­лек­кә фо­то­га төш­тек.

Кыз­га­ныч­ка кар­шы, биш сый­ныф­та­шы­быз гүр ия­се бул­ган­нар: Гый­ла­җев Әх­нәф, Аб­дул­лин Әх­нәф, Хә­би­бул­ли­на Асия, Хә­ки­мов Хәм­зә, Асыл­гә­рә­ев Ха­тип, урын­на­ры җән­нәт­тә бул­сын.

Ил­ле ел үт­сә дә (без­гә хә­зер 65әр яшь), бер-бе­ре­без өчен шул ук ма­лай­лар һәм кыз­лар бу­лып кал­ган­быз ке­бек.

Зур рәх­мәт сез­гә, класс­таш­ла­рым! Ва­кыт си­зел­ми үт­те дә кит­те. Икен­че көн­не авы­ру сә­бәп­ле оч­ра­шу­га ки­лә ал­ма­ган класс­та­шы­быз Әми­нә бе­лән өе­нә ба­рып кү­реш­тек. Ае­ры­лы­шу кү­ңел­ләр­не йом­шарт­са да, оч­ра­шу без­гә яшәү өме­те бир­де. Ал­да та­гын да оч­ра­шу­лар на­сыйп бул­са иде. Бар­лык сый­ныф­таш­ла­ры­ма, алар­ның га­и­лә­лә­ре­нә исән­лек, имин­лек, хә­ер­ле го­мер те­ләп ка­лам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев