САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

4 июль – Җиләк-җимеш салатлары көне

4 июль - Җиләк-җимеш салатлары көне буларак билгеле. Шуңа күрә без бүгенге рецептыбызны әлеге дата белән бәйләргә булдык. Сезгә «Татлы тормыш» салатын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кызыл алма - 1 данә; - мандарин - 1 данә; - әфлисун - 1 өлешчек; - җиләк-җимеш йогырты - 100 грамм; - банан...

4 июль - Җиләк-җимеш салатлары көне буларак билгеле. Шуңа күрә без бүгенге рецептыбызны әлеге дата белән бәйләргә булдык. Сезгә «Татлы тормыш» салатын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- кызыл алма - 1 данә;

- мандарин - 1 данә;

- әфлисун - 1 өлешчек;

- җиләк-җимеш йогырты - 100 грамм;

- банан - 1 данә.

Барлык җиләк-җимешләрне юабыз. Бананны чистартабыз, урталай бүләбез һәм түгәрәкләп турыйбыз. Бу беренче катлам өстенә йогырт салабыз. Бананның бер түгәрәген матурлык өчен калдырабыз.

Алманың тышын әрчибез. Шакмаклап турыйбыз, уртасын алабыз. Салат нык баллы булсын дисәгез, йогыртны шунда ук саларга була, аннары саларга да ярый.

Мандаринны чистартабыз, өлешчекләргә бүләбез. Шакмаклап кисәбез. Якынча 5 өлешчекне матурлык өчен калдырыгыз. Йогырт салабыз.

Әфлисунның өлешчеген түгәрәкләргә бүләбез, берсенең тышын салдырабыз һәм өчпочмакларга бүләбез - монысы шулай ук матурлык өчен эшләнә.

Салатның өстенә - банан түгәрәген, кырларына әфлисун һәм мандарин кисәкләрен куябыз.

Барлыгы 10 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев