Юлларда бозлавык.
23 гыйнварда Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар явачак, томан төшәчәк. Көндез кар явачак, кайбер районнарда буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -14..-19˚, аязганда -22..-27˚, көндез -7..-12˚, көньяк-көнбатыш районнарда -1..-6˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
Чыганак: intertat.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз