21 гыйнварда Халыкара кочаклашу көне билгеләп үтелә
Бәйрәмнең масштабы даими рәвештә арта бара.
21 гыйнварда дөньяда иң гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара кочаклашу көне билгеләп үтелә. Кайбер илләрдә бу бәйрәмне 4 декабрьдә, 9 августта да бәйрәм итәләр. Бу бәйрәмнең килеп чыгышы да бик сәер башланып китә. 1970 еллар уртасында Хуан исемле яшь егет Сидней шәһәренә килә. Аэропортта кешеләрнең бер-берсен каршы алуларын, сөенечле кочаклашуларын, шатлыклы йөзләрен күргәч, аңа бик моңсу булып китә, чөнки аны каршы алучы булмый. Егет бер дә аптырап калмый. Ул "Кочаклашу бушлай" дип язылган плакат яза һәм аэропорт бинасы янында плакатын тотып баса. Башта кешеләр аптырап калалар, сәерсенеп карыйлар, читләп үтәләр. Озак көтәргә туры килми егеткә, аның янына бер хатын-кыз килә. “Мин бу дөньяда ялгызым калдым, кочакка алыр кешем юк, кочаклаучыга мохтаҗ”, ди. Шулай итеп, алар кочаклашалар. Бу мизгел Австралиядә кочак хәрәкәтен башлап җибәрә, ә аннары традиция Европага да күчә. Әлеге бәйрәм 1986 елда Америка студентлары тарафыннан бәйрәм ителүен дәвам итә, аннары бөтен дөнья буйлап бик тиз тарала. Студентлар, бер-берсе белән кочаклашып, үзләренең хис-тойгыларын, сөенечләрен уртаклашалар. Россиядә исә, “кочаклашу көне” узган гасырның 90 нчы еллар башында билгеләп үтелә башлаган. Бәйрәмнең масштабы даими рәвештә арта бара. Бу көнне бөтенләй таныш булмаган кешеләрне дә кочакларга, алар белән рухи җылылык белән алмашырга мөмкин, дип санала. Хәзерге вакытта бәйрәм көнне төрле флешмоблар оештыралар.
Дөньяга аваз салу белән, без әти-әни яратуын, назын, мәхәббәтен күреп үсәбез. Кәеф булмаса, авырып китсәк, сагынсак да, кочакка алулары җанга шифа бирә. Шул ук вакытта күрешү-саубуллашу өчен дә кочакларыбызны җәябез. Галимнәр фикеренчә, бала әти-әни назын, кочаклавын сизеп, тоеп үсмәсә, ул бала ярату хисен белми торган булырга мөмкимн икән. Көнгә 3-7 тапкыр кочаклашу иммун системасын һәм психиканы ныгыта, ә 8 тапкырдан артык булганы – кешегә тулы бәхет табарга мөмкинлек бирә, диләр галимнәр. Кочаклашу, димәк, сәламәтлек өчен дә бик файдалы.
Миләүшә Зәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев