САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

21 гыйнварда Халыкара кочаклашу көне билгеләп үтелә

Кайбер илләрдә бу бәйрәмне 4 декабрьдә, 9 августта да бәйрәм итәләр.

Россиядә исә, “кочаклашу көне” узган гасырның 90 нчы еллар башында билгеләп үтелә башлаган. Бәйрәмнең масштабы даими рәвештә арта бара. Бу көнне бөтенләй таныш булмаган кешеләрне дә кочакларга, алар белән рухи җылылык белән алмашырга мөмкин, дип санала. Хәзерге вакытта бәйрәм көнне төрле флешмоблар оештыралар. 
Дөньяга аваз салу белән, без әти-әни яратуын, назын, мәхәббәтен күреп үсәбез. Кәеф булмаса, авырып китсәк, сагынсак та, кочакка алулары җанга шифа бирә. Шул ук вакытта күрешү-саубуллашу өчен дә кочакларыбызны җәябез. Галимнәр фикеренчә, бала әти-әни назын, кочаклавын сизеп, тоеп үсмәсә, ул бала ярату хисен белми торган булырга мөмкимн икән. Көнгә 3-7 тапкыр кочаклашу иммун системасын һәм психиканы ныгыта, ә 8 тапкырдан артык булганы – кешегә тулы бәхет табарга мөмкинлек бирә, диләр галимнәр. Кочаклашу, димәк, сәламәтлек өчен дә бик файдалы.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X