САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2022 елның I яртыеллыгына район газеталарына язылу өчен старт бирелде

“Сарман” күләме белән дә, бәясе белән дә, эчтәлеге ягыннан да күпкә отышлырак!

“Сарман” газетасы атнага бер тапкыр 24 битле булып чыга. Аның 12 се – “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге”неке, 12 се – “Атна вакыйгалары” кушымтасы. Бу исә - Сез район яңалыклары белән дә, республика яңалыклары белән дә танышып бара алачаксыз, дигән сүз. Аннан соң, “Сарман”ның тагын бер әһәмиятле һәм зур отышлы ягы бар. Ул елның күпчелек айларында – 4 әр, берничә айда 5 әр тапкыр чыга. Дүртәр тапкыр чыккан айларда Сезгә барлыгы - 96, ә бишәр тапкыр чыккан айларда 120 бит газета килә. Китап битенә күчерсәк, үзе бер гаҗәеп калын китап кадәр!

Газетабызда Сез барлык төр яңалык, республика һәм илкүләм программалар, төрле һөнәр ияләре, арабызда яшәүче ве-тераннарыбыз, гыйбрәтле һәм кызыклы язмышлар, дин, тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә багышланган язмалар, төрле шул исәптән, бакчачылык, аш-су һәм башка темаларга караган файдалы киңәшләр һәм, әлбәттә, телевидение программасы һәм башкалар белән танышып бара аласыз. Димәк, “Сарман” башка бик күп газеталардан күләме белән дә, бәясе белән дә, эчтәлеге ягыннан да күпкә отышлырак!

Бәяләргә килгәндә, “Сарман” газетасына почта аша ярты елга язылу – 773,76 сум, ә “Новый Сарман” газетасына – 476,76 сум. Оешмалар өчен язылу бәясе “Сарман”га – 863,82 сум, “Новый Сарман”га – 476,76 сум. Альтернатив язылу бәяләре: “Сарман”га – 450 сум, “Новый Сарман”га – 400 сум. Альтернатив язылу редакциядә үткәрелә. Сезне почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә көтеп калалар, бергә булыйк, хөрмәтле дуслар!

Реклама

 

Реклама 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X