САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2022 елда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытыла башлый

2022 елның 1 сентябреннән яңартылган башлангыч һәм төп гомуми белем бирү стандартлары гамәлгә керә. Стандартларда өйрәнү өчен мәҗбүри булган «Туган тел һәм әдәбият» предметы өлкәсенә Россия Федерациясе республикасы дәүләт телен өйрәнү кертелгән, димәк дәүләт теле буларак татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә укытыла башлый. Бу хакта традицион август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар федераль реестрга кертелгән һәм Россиянең барлык төбәкләре өчен официаль статус алган. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр эшләнгән.

Татар китап нәшрияты белән берлектә туган телгә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү буенча эш оештырылган һәм туган телне электрон укыту системасын кертү максатыннан «СберКласс»платформасында региональ контент эшләнә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән милли уку йортлары өчен грант системасы гамәлгә куелды.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/08/61267/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев