САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2020 елда акчагыз күп булсын дисәгез...

Яңа елны каршылаганда һәркайсыбыз могҗизалар көтә, киләчәгебез уңышлы, бәхетле булсын, дип тели.

Ә менә җиңел генә берничә йола йортка байлык китерәчәк, ди. Башкарып карыйк! Чынмы-юкмы, анысын вакыт күрсәтер.

Бәйрәм көнне өйдә җиде яшел шәм яндырыгыз. Бу төс йортка акча китерәчәк.

Бәйрәм якынлашканда беркемгә дә бурычка акча биреп тормагыз. Үзегез дә алмагыз. Яңа елга әҗәт белән керү яхшыга түгел.

Кечкенә генә кызыл капчыкка берничә тимер акча төреп, аны суыткычка куеп торыгыз һәм 1 гыйнварда ачыгыз. Мондый йола йортка акча китерәчәк. Бәйрәм табынының почмакларына да тимер акчалар куеп чыгыгыз. Бу да уңышка.

Яңа ел төнендә тавышларга игътибарлы булыгыз. Мәсәлән, 12 тулып, сәгать уклары кушылганнан соң, иң беренче булып хатын-кыз көлгән тавыш ишетсәгез, елыгыз гайбәтләргә тулы булыр.

Яңа елның беренче иртәсе кояшлы булса, ел уңышлардан гына торачак дигән сүз.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев