САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2017 елда отчет тапшыру һәм иминият взнослары түләү тәртибе

2017 елда отчет тапшыру һәм иминият взнослары түләү тәртибе 2017 елның 1 январеннән пенсияне мәҗбүри иминиятләү кертемнәре һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәре белән идарә итүне Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте башкарачак. Россия Пенсия фонды ирекле рәвештә иминият кертемнәре күчерүчеләр, пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә иминият кертемнәре кертүчеләр белән идарә итүне дәвам...

2017 елда отчет тапшыру һәм иминият взнослары түләү тәртибе

2017 елның 1 январеннән пенсияне мәҗбүри иминиятләү кертемнәре һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәре белән идарә итүне Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте башкарачак.
Россия Пенсия фонды ирекле рәвештә иминият кертемнәре күчерүчеләр, пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә иминият кертемнәре кертүчеләр белән идарә итүне дәвам итәчәк.
Россия Пенсия фонды СЗВ-М рәвешендәге шәхси иминият мәгълүматларын( отчет кабул иткән айдан соң килүче айның 15 числосыннан да калмыйча), иминиятләнгән затларның стажы турындагы мәгълүматларны( ел саен 1 марттан да соңга калмыйча)җыю ,эш бирүче тарафыннан иминиятләнгән затлар өчен тупланма пенсиягә өстәмә взнос күчерү турындагы реестрлар җыю (квартал төгәлләнгәннән соң 20 көн эчендә), иминиятләнгән затларның пенсияләренең тупланма өлешенә өстәмә взнос кертүләре турындагы түләү кәгазьләренең күчермәләрен кабул итү(квартал беткәннән соң 20 көн эчендә) белән шөгыльләнәчәк.
Пенсия фонды 2017 елның 1 январенә кадәр гамәлдән чыгачак чорларны контрольдә тоту белән шөгыльләнүен дәвам итәчәк. Бу - 2016 ел өчен РСВ-1 формаларын(2017 елның 15 февраленә кәгазьдә, 20 февраленә электрон рәвештә) кабул итү, камераль тикшерү һәм урыннарга чыгып тикшерү, тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул итү, шулай ук артык түләнгән акчаларны кире кайтару буенча карар кабул итү, эзләп алырга мөмкин булмаган иминият кертемнәрен, пеня һәм штрафларны исәптән чыгару белән дә шөгыльләнәчәк дигән сүз.

Реклама


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X