САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

175 ветеранга – күчтәнәч пакет

175 ветеранга – күчтәнәч пакет.

 

Җиңү көнен якынайткан ветераннар, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән өлкәннәр. Алар Россия, Татарстан хөкүмәтләренең, район хакимиятенең -игътибар үзәгендә. Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сугыш ветераннарына һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына, өйләренә барып, Татарстан Президентының котлау открыткаларын һәм күчтәнәч пакетларын тапшырдылар.  Һәр ветеранның исем, фамилиясе язылган открыткада мондый юллар бар: “Җиңү көненең илебез тарихында, һәр гаиләнең, һәр кешенең язмышында әһәмияте бик зур. Бу бәйрәм – тынычлык, өмет, якты киләчәккә ышаныч символы. Җиңүчеләр буыны- Ватаныбызның һәм барлык халкыбызның горурлыгы! Батырлык һәм ихтыяр көчегез, рухи ныклык , тиңдәшсез сугышчан һәм  хезмәт батырлыгы, җиребездәге тыныч тормыш өчен Сезгә зур  ихтирамымны һәм чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Чын йөрәктән  ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телим. Якыннарыгызның  җан җылысын тоеп, озын һәм бәхетле гомер итегез. Олы хөрмәт белән, Р.Н.Миннеханов.” Шушындый эчтәлектәге котлау открыткасы һәм күчтәнәч пакетына район буенча барлыгы 175 ветеран лаек булды. Фәрит Мөнәвирович, Индира Рәисовна аларның һәркайсын 9 май көнне район үзәгендә үтәчәк Җиңү парадына чакырдылар, иң изге теләкләрен ирештерделәр. Ветераннар үзләрен шулай зурлаганнары өчен Татарстан Президентына, район башлыгына эчкерсез рәхмәтләрен әйттеләр, ил-көнгә иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев