САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның кечкенә "Илһам"нары, "Зөһрә"ләре ачыкланды

“Илһам чишмәсе”нең гала-концерты узды.

“Илһам чишмәсе” III ачык районкүләм балалар җыр бәйгесенең бүген гала-концерты узды. Анда катнашу хокукына бәйгенең зоналарда үткән сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаганнар ия булдылар. Районыбызның сәләтле балаларын район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, бәйгенең иганәчесе – райондашыбыз Илдар Гамиров, аның тормыш иптәше Миләүшә Гамирова, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, “Ак калфак” берләшмәсенең район бүлеге җитәкчесе Зәния Вафина бүләкләделәр.
Рәмилә Хөсәенова, Эдуард Мөхәммәдиев, “Дуслык”, “Шатлык” вокаль ансамбльләре (Сарман) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
II дәрәҗә лауреат исеме Айнур Сөләйманов, Самира Сабирҗанова, Азамат Исламов, Алия Гәрәева һәм Зур Нөркәйнең “Зөбәрҗәт” вокаль ансамблена бирелде.
Сөмбел Фәртдинова, Камил Абдуллин, Милена Шакирова һәм “Дуслык” вокаль ансамбле (Саклаубаш) III дәрәҗә лауреатлар булдылар.
Ралинә Рәхмәтуллина, Әминә Мөхәммәтова, Зәмирә Сафарова, Гөлназ Кәримова, Нәзил Мөхәммәтов, Руслан Гыйльметдинов, Рания Миңнуллина, Илназ Мөхәммәтҗанов, Илназ Зарипов, Әлфиназ Бәдертдинова, Эвелина Кашапова, Тимур-Айзат Вәлиевлар вокаль дуэты (Шәрләрәмә), “Умырзая” (Яхшы Каран), “Гөрләвек” (Мортамак), “Тамчы” (Кәүҗияк) вокаль ансамбльләре дипломантлар булды.

 

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев