САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

16 нчы йортка почта тартмасы куелды

Узган елның декабрендә редакциягә Ленин урамының 16 нчы йортында яшәүчеләрдән борчылулы мөрәҗәгать алган идек.

 

 Биредә бер генә фатирның да аерым почта тартмасы юк, бөтен подъездга – газеталар, хатлар, түләү кәгазьләре һәм башка хәбәрләрне салу өчен бер һәм анысы да тукымадан тегелгән, сыңар кадакка элеп куелган кечкенә генә капчык иде.

Хатны җаваплы хезмәткәрләргә юллагач, озак та үтмәде, әлеге йортта матур үзгәрешләр булды – подъездга яңа, матур һәм уңайлы почта тартмалары элделәр.

- Тартмаларны Раил, Илдар һәм Олег дигән егетләр куйды. Һәр фатирга икешәр ачкыч бирделәр. Тартмалар бик уңайлы, матур, карап кына торырлык. Озын гомерле булсыннар иде. Үзебез дә карап, саклап кына тотарга тырышабыз, - ди әлеге йортта яшәүче Гөлия апа барлык күршеләре исеменнән.

Сүз уңаеннан: бу йортта яшәүчеләр узган ел шулай ук ишек алдында кер бавы юклыктан, ишек алды ягына караган тәрәзә төпләренең начарлыгыннан зарланганнар иде. Болары да төзәтелгән: кер бавы да эленгән, тәрәзә тупсалары да көлеп тора. Аннан соң йортта яшәүчеләр узган җәй һәм көз айларында ясалган капиталь төзекләндерүдән дә бик канәгатьләр. Исегезгә төшереп үтәбез: бу йорт тышланган иде.

Реклама

- Ремонтчылар үз эшләрен намус белән башкардылар дип әйтергә мөмкиндер. Безнең фатир - почмак өлешендә. Тышланганчы, стеналар күгәрә, алар буйлап хәтта су ага иде. Быел кыш исә фатирыбыз җылы да, коры да булды, - ди Гөлнара ханым.

Кыскасы, йортта яшәүчеләр проблемаларны озакка сузмыйча хәл иткән идарәче компания директоры Алмаз Мәүләвиевка, югарыда исемнәре аталган егетләргә бик рәхмәтлеләр.

- Безне сөендергәннәре өчен үз игелекләре үзләренә кайтсын. Аларга саулык-сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар телибез, - ди Гөлия апа.

Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X