15 июньдә сарманлылар Халыкара әтиләр көнен билгеләп үттеләр
Халыкара әниләр көне бар икәнен һәр кеше дә белә. Ә менә Халыкара әтиләр көнен белүчеләр бармы икән? Ул июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. "Күптән түгел генә шундый хәл турында ишеттем. Бер баладан "Сиңа ике кул нигә кирәк?" - дип сораганнар. Бу бала, җавап итеп: "Бер яктан әнинең кулын, икенче...
Халыкара әниләр көне бар икәнен һәр кеше дә белә. Ә менә Халыкара әтиләр көнен белүчеләр бармы икән? Ул июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
"Күптән түгел генә шундый хәл турында ишеттем. Бер баладан "Сиңа ике кул нигә кирәк?" - дип сораганнар. Бу бала, җавап итеп: "Бер яктан әнинең кулын, икенче яктан әтинекен тотып җитәкләшеп барыр өчен", - дигән...".
"...Гаилә баланың нинди булуына, дөньяга карашына, баланың әхлагына нигез сала. Ләкин бала тәрбияләү белән нигәдер күбрәк балалар бакчасы, мәктәп һәм әни кешеләр шөгыльләнә. Бүгенге гаиләдә әтинең роле нинди соң?
Ир кеше - гаиләнең хуҗасы, терәге. Яшь буынны тәрбияләүдә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный...".
"...Әтинең гаиләдә дәрәҗәсе бетү балага гаять начар тәэсир итә. Әтисеннән күңеле кайткан яшүсмер усал һәм оятсыз була. Әти-әниләрнең үзара ызгыш-талашлары, алдашулары, балаларга карата тупас булулары балаларның характерында, тәртипләрендә чагыла...".
Бу җөмләләрне без район үзәгенең "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Айсылу Билалованың язмасыннан алдык. Тулырак материал белән газетабызның 18 июнь саныннан таныша аласыз.
Шуны истә тотыгыз: әнине дә, әтине дә тигез күрергә кирәк. Алар - безнең иң якын кешеләребез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев