Юлларда бозлавык.
15 гыйнварда Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кар явачак, урыны белән көчле кар явуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән 16 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә -10..-15˚, көндез -8..-13˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз