САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

12 миллион банка балалар ризыгын юк итәчәкләр

Lactalis компаниясенең сальмонелла белән зарарланган балалар ризыгы 83 илдә сатудан алыначак. Lactalis компаниясенең сальмонелла белән зарарланган балалар ризыгы 83 илдә сатудан алыначак. Барлыгы 12 млн банка балалар ризыгын юк итәчәкләр. Бу хакта компания башлыгы Эмманюэль Бенье, хәбәр итә, дип җиткерә "Известия". "Бу бик эре масштаблы операция - 83 илдә куркыныч...

Lactalis компаниясенең сальмонелла белән зарарланган балалар ризыгы 83 илдә сатудан алыначак.

Lactalis компаниясенең сальмонелла белән зарарланган балалар ризыгы 83 илдә сатудан алыначак. Барлыгы 12 млн банка балалар ризыгын юк итәчәкләр. Бу хакта компания башлыгы Эмманюэль Бенье, хәбәр итә, дип җиткерә "Известия".

"Бу бик эре масштаблы операция - 83 илдә куркыныч булган 12 миллион банка балалар ризыгы сатудан алыначак, кулланучылар моннан соң борчылмаячак", дип интервью биргән Le Journal du Dimanche газетасында Бенье.

Ул продукцияне кире алу турында Франция икътисад министрлыгында консультациядән соң карар кылынуын җиткергән.

Куркыныч булган балалар ризыгы турында мәгълүмат 2017 елда барлыкка килгән. Франциядә әлеге продукцияне кулланып, сальмонеллез аркасында 35 бала сәламәтлегенә зыян килгән. Аларга компенсация вәгъдә ителгән.

http://tatar-inform.tatar

фото:https://vk.com/sabatannargroup

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев