САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

12 майдан Татарстанда балалар бакчалары эшли башлаячак

Хәзерге вакытта гомуми үзизоляциядән соң балаларны кабул итү тәртипләре республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республика буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан эшләнә.

12 майдан башлап Татарстанда балалар бакчалары штат режимында эшли башлаячак. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

“Хәзерге вакытта гомуми үзизоляциядән соң балаларны кабул итү тәртипләре республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республика буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан эшләнә. 12 майдан аз комплектлы (20 гә кадәр бала булган) авыл мәктәпләре укучылары парталар артына утырачак һәм штат режимында укый башлаячаклар”, - диелә хәбәрдә.

Хәбәрдә шулай ук республиканың калган укучыларының12 майдан укуларын дистанцион форматта дәвам итәчәкләре турында да әйтелә.1-8 сыйныф укучылары укуларын дистанцион форматта - 23 майда, ә югары – 9-11 сыйныф укучылары уку елын 30 майда тәмамлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев