САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

102 яшьлек Мияссәрә апа үзен 92дә хис итә

.

Бүген йөзьяшәр райондашыбыз Шакирова Мияссәрә Шакир кызына 102 яшь тулды. Истәлекле көне белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, зур хөрмәт һәм тәбрик сүзләре белән, Котлау хаты, истәлек бүләкләре һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, авыл ветераннар советы рәисе Энҗе Хафизова, мәдәният йорты директоры Гөлфира Дөлмиева, балалары, онык-оныкчыклары, туганнары Мияссәрә апага сихәтлек, бәрәкәтле тормыш теләделәр.
- Аллага шөкер, шушы яшькә кадәр кадер-хөрмәттә яшәдем. Балаларым, оныкларым бик нык тәрбиялиләр. Киленем Ләйләгә – аеруча олы рәхмәтем. Район, республика, авыл җитәкчеләренә зур рәхмәтлемен. Бер генә бәйрәмдә дә мине игътибарсыз калдырмыйлар. Үземне 92дә кебек хис итәм әле мин, - диде очрашу сәбәпчесе Мияссәрә апа.
Йөздән соң да саннар бар, аннан соң да тормыш дәвам итә. Ә позитив карашлы, аек акыллы, һаман да күзлексез гәҗит-журналлар, китап укучы, көн дә физик күнегүләр ясап, сәламәтлеген ныгытучы Мияссәрә апаның күңеле яшь, көр. Үзен бик яхшы хис итә. СөбханАлла, күз тимәсен. Аллаһы Тәгалә насыйп иткән гомерен киләчәктә дә кадерле әни, хөрмәтле әби булып уздырырга язсын.

 

 

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев