САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

102 яшьлек Мияссәрә апа төшенкелеккә бирелмәскә киңәш итә +ВИДЕО

Иске Имән авылында яшәүче, 102 яшен тутыручы Мияссәрә апа Шакирова шушы көннәрдә Бөек Җиңүгә 75 ел тулуга тәгаенланган Президент түләүләрен алды.

 Олы яшьтә булуына карамастан, ул һаман да зирәк акылы, төпле фикерләре белән янәшәдәгеләрен сокланыра. Илдәге вәзгыять тә таныш аңа, республика, район яңалыкларын да белеп тора, чөнки ул газеталар укый, телевизор карый. Төшенкелеккә бирелми, тормышыннан канәгать булып, һәр туган таңга сөенеп, шөкерана кылып яши. Мияссәрә апа – балаларына да, оныкларына да, авылдашларына да яхшы үрнәк. 

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев