САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 апрельдән район халкын үзгәрешләр көтә

...Һәм бу Көлке көне белән бәйле түгел. Сезне бүгеннән башланачак үзгәрешләр белән таныштырабыз. Республикада нәниләрне балалар бакчаларына алу буенча кампания старт ала. Быел мәктәпкәчә кадәр белем бирү учреждениеләрендә 36 меңгә якын урын бушый. ЕГАИС системасы эшендә кимчелекләр булса, алкоголь сатучыларга карата санкцияләр кулланылачак. Кибетләрдә алкоголь сату онлайн-режимда раслана башлый. Бензин...

...Һәм бу Көлке көне белән бәйле түгел. Сезне бүгеннән башланачак үзгәрешләр белән таныштырабыз.

Республикада нәниләрне балалар бакчаларына алу буенча кампания старт ала. Быел мәктәпкәчә кадәр белем бирү учреждениеләрендә 36 меңгә якын урын бушый.

ЕГАИС системасы эшендә кимчелекләр булса, алкоголь сатучыларга карата санкцияләр кулланылачак. Кибетләрдә алкоголь сату онлайн-режимда раслана башлый.

Бензин һәм дизель ягулыгына салымнар арта. Җитештерүчеләр бензинның һәр литрыннан - 2 сум, дизель ягулыгыннан 1 сум түләячәкләр. Әлбәттә, бу кулланучылар кесәсенә дә сугачак. Төрле прогнозлар буенча, ягулыкның литрының бәясе 7-8 процентка артачак.

Социаль пенсияләр 4 процентка арта. Акчалата санаганда бу 145 сумнан 348 сумга кадәр һәм аннан күбрәк тә тәшкил итә. Татарстанда социаль пенсияне инвалидлар, ятим балалар һәм яшь буенча пенсионерлар ала. Соңгы категориягә хезмәт пенсиясе алыр өчен тиешле стажы булмаган 65 яше тулган ир-атлар һәм 60 яше тулган хатын-кызлар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев