САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

02.02.2020 – уңыш көнеме?

Белгечләр әйтүенчә, 02.02.2020 – магик һәм башка кабатланмаячак дата. Мондый симметриялелек яңа энергиягә старт бирә, диләр алар. Бу көнне син бөтен тормышыңны һәм нәселеңнең акча энергиясен үзгәртә алырга мөмкинсең икән!

Пифагор нумерологиясендә 2 саны энергияне белдерә. Аннан соң бу датада ике генә сан кулланыла һәм алар датаның һәр яртысында 2 шәр тапкыр кабатланалар. Ә цифрларның суммасы – 8. Ул исә – көнчыгыш практиклары әйтүенчә, акча һәм чиксезлек символы. Алга таба мондый симметриялелектәге дата кабатланмаганлыктан, бу датага салынган энергия моннан соңгы барлык буыннарда чагылачак. Тик энергияне дөрес көйләргә кирәк.
Бу дата “Язмыш капкалары” дип атала. Бу көнне барлык кыю планнарыңа старт бирергә мөмкин. Гомумән, карьерада, шәхси тормышта, финанслар буенча уңыш казану шансын ычкындырмау мөһим. Моннан тыш, бу көнгә 10 нчы ай көне туры килә, ә ул шулай ук эшләрнең алга таба баруына этәргеч бирә. Гомумән, 2020 елның 2 февралендә була торган бар нәрсәгә аңлатма бар: үсеп баручы ай – бу көнне башланган эш өстәмә энергия импульсы ала, ай календаре буенча 10 нчы көн – рухи эзләнүләр, уңышлы иҗат өчен уңайлы вакыт, ә айның Үгезбозау йолдызлыгында булу вакыты – тотрыклылык, уңышлы килешүләр, мөһим финанс, күчемсез милек һәм кыйммәтле кәгазьләр белән бәйле операцияләр өчен уңайлы чор. Атна ахырына да игътибар юкка гына ясалмый. Якшәмбе эшләр белән Кояш идарә итә. Ул үзкыйммәтеңне бәяләргә мөмкинлек бирә. Бит Кояш – рухи һәм психологик гармония символы. Тагын бер әйбер – Ислам календаре буенча 1441 ел бара һәм 02.02.2020 шулай ук симметрияле елның уртасына туры килә. Төрле дин кешеләре цифрларның магик тәэсирен сизгәнлектән, датаның энергиясе күп тапкырларга арта.
Бу көнне теләгән теләкләр дә чынга ашарга мөмкин, тик аларның үз вакытлары бар. Әйтик, 02.02 сәгать – муллык, уңыш һәм бәхет белән бәйле теләкләрне теләү вакыты, 02.20 һәм 20.20 сәгатьләрдә иң кыю теләкләрне теләргә мөмкин, 22.22 – 2 һәм 8 саннары булган көзге чагылышлы вакыт, бу вакытта байлыкны арттыру турындагы теләкләрне теләү яхшы, чөнки нәкъ менә шушы вакытта акча энергиясе үзенең югары ноктасында булачак. Җыеп кына әйткәндә, бу көнне барлык нәрсәләр турында да хыялланып алу комачау итми. Дөрес якын килгәндә, аларның күбесе чынга ашачак, диләр белгечләр. Үз шансыңны файдаланып калу, вакытны югалтмау өчен, будильник куярга киңәш ителә. Ә менә бу дата, астрологлар әйтүенчә, туйлар өчен бармый. Бу көнне, 2020 елның 2 февралендә яңа танышлыклар киңәш ителми. Бу көнне көнчелек хисе, бәхәскә керү теләге өстенлек ала. Тагын бер киңәш – бу көнне кыйммәтле, затлы киемнәргә киенгән уңышлы кешеләр янында булу яхшы икән.

Язманы Зөлфия Шәрипова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев