САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Прививка – кирәкле чара

Республикада, шул исәптән безнең районда да балаларына прививка ясатудан баш тартучы әти-әниләрнең саны елдан-ел арта бара. Бу исә - балаларның төрле авыруларга бирешүчәнлеге, каты авырулар йоктыру ихтималы да арта, дигән сүз. Әлеге мәсьәлә район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында каралды. Анда,...

Республикада, шул исәптән безнең районда да балаларына прививка ясатудан баш тартучы әти-әниләрнең саны елдан-ел арта бара.
Бу исә - балаларның төрле авыруларга бирешүчәнлеге, каты авырулар йоктыру ихтималы да арта, дигән сүз.
Әлеге мәсьәлә район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында каралды. Анда, комиссия әгъзаларыннан тыш, табиблар, балалар белән эшләүче җаваплы оешмалар вәкилләре, дин әһелләре һәм башкалар катнаштылар.
Табибларның әйтүенчә, районда авырулардан саклаучы прививкаларны ясатудан баш тартучы ата-аналар бар һәм аларның күпчелеге - дини гаиләләр. Хәтта биш бала тәрбияләүче һәм берсенә дә бер генә дә прививка ясатмаучы әти-әниләр дә юк түгел. Билгеле, РФ законнары тарафыннан балаларга прививка ясату мәҗбүри итеп куелмаган. Сәгыйть хәзрәтнең әйтүенә караганда, моны дин белән бәйләү дә дөрес түгел, Коръәндә: "Балаларга прививка ясатырга кирәк", - диелмәгән, ләкин анда шул ук вакытта "ясатырга ярамый" дигән сүзләр дә юк.
Белгечләр раславынча, әйтик, туберкулез - күп еллар буе дәвалана торган каты авыру. Хәзерге начар экология, сәүдә нокталары сыйфатсыз ризык белән тулы булган шартларда бу авыруны йоктыру аеруча куркыныч. Шуның өстенә, иректән мәхрүм ителү урыннарыннан ачык туберкулез (табиблар анда бу авыруны йоктыручылар иректәгеләргә карый 45 тапкырга артыграк, диләр) диагнозы белән кайтучылар да күп. Ул һава аша прививка белән сакланмаган балага бик тиз йогарга мөмкин.
Кайбер ата-аналар күңелендә "Прививкадан соң төрле катлауланулар булырга, бала авыру булып калырга мөмкин. Һәр баланың да иммунитеты бер дәрәҗәдә түгел. Прививка ясаганда, һәр балага аерым якын килеп, сәламәтлек дәрәҗәсен искә алып булмыймы?" - дигән шик-сораулар да бар. "Без болай да, балаларның сәламәтлек дәрәҗәсен искә алып, прививкаларның иң көчсезләрен ясыйбыз. Кайсы да булса балага карата шик туа икән, иммунологик комиссияне җыябыз. "Иммунопрофилактика турында"гы Федераль закон нигезендә прививканың куркынычсызлыгы өчен дәүләт җаваплылыгы да каралган", - диде бу уңайдан районның балалар табибы Л.Алиуллина.
Шуны да әйтергә кирәк, табиблар әйтүенчә, дин бик нык алга киткән, барысы да Коръән кушканча яшәргә тырышкан Согуд Гарәбстанына хаҗга барырга җыенучылар да юлга чыгар алдыннан шифаханәгә барып, прививка карталарын тәртипкә китерәләр икән.
Гомумән, балаларның сәламәтлеге, гомере турында сүз барганда, прививкалар турында анык кына әйтелмәгән, катгый тыю булмаган кануннарга таяну урынлы һәм баланы гомерлеккә гариплеккә дучар итү ихтималы нинди дә булса канунга сыя микән?
Бу атнаның җомга көнендә Сарман урта, 27 нче декабрь көнне Җәлил икенче мәктәбендә 16.30 сәгатьтә бу мәсьәләгә багышланган җыелышлар үткәрү күздә тотыла. Анда табиблар, дин әһелләре һәм җаваплы оешмалар вәкилләре катнашачак. Барлык кызыксынган әти-әниләр дә җыелышларга килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев