САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

"Кабат яшәрәсе килә..."

1 нче январьда - каләмдәш дустыбыз, актив хәбәрчебез Илдус Мәрданшинның 75 яшьлек юбилее. Ул 1937 нче елда Азнакайда туа. Җиденче классны тәмамлагач, хат ташучы, промкомбинатта тимерче булып эшли. ФЗО ачылгач, аны тәмамлый, төзелештә балта остасы булып хезмәт куя. Берникадәр вакыттан соң, армия хезмәтенә алына. Эчке эшләр министрлыгына караган махсус хәрби...

1 нче январьда - каләмдәш дустыбыз, актив хәбәрчебез Илдус Мәрданшинның 75 яшьлек юбилее. Ул 1937 нче елда Азнакайда туа. Җиденче классны тәмамлагач, хат ташучы, промкомбинатта тимерче булып эшли. ФЗО ачылгач, аны тәмамлый, төзелештә балта остасы булып хезмәт куя. Берникадәр вакыттан соң, армия хезмәтенә алына. Эчке эшләр министрлыгына караган махсус хәрби уку йортын тәмамлап, 40 елга якын янгынчылыкта хезмәт итә. «СССР Эчке эшләр министрлыгы отличнигы» исеменә лаек була, подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга.
Илдус Мәрданшин шушы еллар эчендә иҗат белән дә шөгыльләнә. Дистәләгән шигырьләр, җырлар китабы бастыра, аларның һәркайсы үз укучысын, җырлары үз тыңлаучысын таба. Поселокта милли әдәбиятны үстерүгә зур өлеш кертә - утыз елдан артык «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли.
Сезне барлык газета укучылар, Сезнең иҗатны сөючеләр исеменнән, олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез, хөрмәтле Илдус абый! Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәләрегез саекмасын, киләчәктә дә безне матур-матур шигырьләрегез, җырларыгыз белән сөендереп яшәгез.

Күзләрнең
карашы җитә
Без болыннарда йөрмәдек,
Чәчәк өзеп алмадык,
Ягымлы күз карашыннан
Бер -беребезне аңладык.

Елгалар да ташымады,
Йөгермәде дулкыны.
Күзләребез карашында
Уйный хисләр ялкыны.

Дөрләп ала, утка сала,
Көйдерә ут җаннарны.
Искә төшерә яшьлекне,
Уйната да каннарны...

Кабат яшәрәсе килә,
Арта яшәүнең яме.
Иреннәргә сеңгән төсле
Сөеп үбешү тәме...

Су буйларында йөрмәдек,
Сөялмәдек талларга.
Күзләрнең карашы җитә
Бер-беребезне аңларга.
***
Уйната көзге җил
Яфраклар дулкынын.
Ә алар шаулашып,
Куялар калкынып.
Китәргә еракка -
Дәрьялар эченә.
Җил төшкән уракка,
Ура бар көченә.
Агачлар, чишенеп,
Кергәндәй дулкынга,
Яфраклар, ут янып,
Әверелә ялкынга.
Көзге җил аларны
Себерә-өерә...
Офыкта салкын кыш
Җилкәнен киерә.
Кышларга илтүче
Безнең дә көз инде.
Сарылы-кызыллы
Яфраклар - без инде.

Тупыллар «бала очыра»
Тупыл үскән урамнарга
Сибелгән мамык.
Мамык түшәлгән юллардан
Агыла халык.
Күбәләккә охшап куна
Мамыгы өскә.
Тупыл мамыгына карап,
Чумам мин хискә.
Искә төшә яңа елның
Энҗе карлары.
Кышкы төннәр, аулак өйләр,
Яшьлек таңнары.

Җилләре дә якын

Җәлилемнең җилләре лә,
Җәлилемнең җилләре!
Поселогымны уйласам,
Арта йөрәк җегәре.
Урыны бик җилле аның:
Урманлы, саф һавалы.
Җәлилебез - менә дигән,
Андый оҗмах тап әле!
Җыйнак кына, кечкенә ул,
Халкы тыйнак - төш кенә.
Сала алар бәхеткә юл -
Булсын кулга эш кенә.
Меңнәре - нефть кудыра,
Йөзләре - эшкәртәләр.
Кемнәрдер бала тудыра,
Кемнәр «себер китәләр»...
Киткәннәр кайталар кире,
Җәлил күген сагынып.
Җәлил җире бәрәкәтле,
Дөрли тормыш кабынып!
Җәлилемнең җилләре лә...

Әтәч
Ап-ак кардан атлыйм,
Олы юлдан...
Әле аннан беркем үтмәгән.
Иркә тынлык били
Урман алдын,
Толымнарын кояш сүтмәгән...
Иркә тынлык ята
Ап-ак карда,
Туар таңны көтеп, назланып...
Тик агачлар, шыңшып,
Ыңгырашалар,
Бозлы кайры чатный,
сызланып...
Назлы, иркә халык
Уянмаган,
Көтеп ята әтәч тавышын...
Ап-ак кардан атлыйм
Моңсу гына,
Юлсыз иртә - минем
сагышым.
Котлы булсын
Яңа ел

Аждаһа ел килә, Аждаһа ел,
Ничә башлы булыр,
билгесез.
Килер елда ниләр эшләп
йөрер,
Яңа елга кергәч, күрербез.
Ничә генә башлы булса
да ул,
Һәр башыннан изге
ут чәчсен.
Яндырсын ул барлык
кимчелекне,
Күңелләрдән юсын әчесен.
Яңа елны көтеп, куанабыз,
Өмет уты кабат күңелдә.
Аждаһа ел килсен шатлык
алып,
Бәхет таңы атсын илемдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев