САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ОБЩЕСТВО

Объектлар янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә

Сарман гимназиясендә һәм урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактика чаралары үткәрелде.

Руслан Быренков, дознаватель
18 июньдә Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бердәм тавыш бирүне үткәрү объектларында, ягъни Сарман гимназиясендә һәм урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактика чаралары үткәрелде. Алар барышында автомат янгын сигнализациясенең төзеклегенә, ут сүндергечләрнең кирәкле санда булу-булмауларына һәм төзеклекләренә, эвакуация юллары торышына аеруча игътибар бирелде. Чара барышында шулай ук объектларның җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче персонал һәм сайлау комиссияләре әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында өстәмә инструктаж үткәрелде, памяткалар тапшырылды.
Чарада барлыгы 17 кеше катнашты, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев