САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ОБЩЕСТВО

Күп балалы гаиләләрнең ипотекасын дәүләт түләячәк: 450 мең сум компенсацияне ничек алырга?

Россиядә күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы кабул ителде. Башта вакыты чикләнмәгән 6 процентлы ипотека ставкасы билгеләделәр. Ә хәзер ипотеканы түләү өчен ана капиталы белән чагыштырырдай сумма бирәләр. Әлеге өстәмә 450 меңгә кемнәр өметләнә ала һәм аны алу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Без ипотека алдык һәм ике балабыз бар. Компенсациягә өметләнә алабызмы?

Бу акчалар өченче яки аннан соңгы балалары 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган гаиләләргә генә биреләчәк.

Безнең гаилә бу компенсацияне ничә тапкыр алырга мөмкин?

Яңа ярдәм төрен бер тапкыр һәм бер генә ипотека кредитына карата кулланып була. 450 мең сум кредитның төп өлешен түләргә тотылачак. Бурыч бу суммадан азрак икән, акча процентларын түләүгә тотыла.

Бу ярдәм нинди ипотека кредитлары өчен тотылырга мөмкин?

Законның вакыт буенча чикләве бар – ипотека 2023 елның 1 июленә кадәр алынган булырга тиеш. Бу шартлар Россия җирлегендә алынган милеккә генә кагыла. Бу фатир, шәхси торак йорт яки өй салу өчен сатып алынган җир кишәрлеге булырга мөмкин.

Әлеге 450 мең сумны алу өчен нинди документлар кирәк һәм аларны кая тапшырырга?

Гаилә акчаны алу өчен, кредитны алган банкка барырга тиеш. Гариза, документларның стандарт җыелмасын, балаларның туу турында таныклыкларын алып барырга кирәк.

Чыганак: https://intertat.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев