Казанда табиблар сулыш юлына орлык тыгылган сабыйны коткарган
Казанның Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары көнбагыш орлыгы аркасында сулыш ала алмаган бер яшьлек сабыйның тормышын саклап калган.
Вакыйга турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Альмир Абашевның социаль челтәрләренә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Ят җисем баланың уң як төп бронхына тыгылып калган. Бу яшьтәге балалар өчен мондый хәл үлемгә китерергә мөмкин: бәләкәчләрнең сулыш юллары диаметры бары берничә миллиметр гына, шуңа күрә бәләкәй генә орлык та сулышны тулысынча яба ала.
Белгечләр оператив рәвештә бронхоскопия ясап, җисемне хирургик кисүләрсез чыгарганнар һәм пациентны коткарганнар. Хәзерге вакытта кыз бала табиблар күзәтүе астында, аның тормышына куркыныч янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев