САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Үзмәшгуль Илнур Бакиев, салымын түли дә тынычлап йоклый

Район үзәгендә аяк киемнәре ремонтлау белән шөгыльләнүче Илнур Бакиев – күпләргә таныш. Чөнки итек, түфлиләрне елга бер тапкыр булса да рәтләттереп алмыйча булмый – гел яңаны гына сатып алып тора алмыйсың бит инде.

– Эш бетеп тормый, әле, клиент сораган вакытка өлгерә алсам иде, дип борчылып та куям, - ди ул үзе эше турында.
Болай диюенә сәбәп тә бар, Илнур аяк киемнәрен “хөкүмәт” эшеннән бушаган вакытында ремонтлый. Моның буенча ул үзмәшгуль буларак теркәлгән.
– Онлайн гына хәбәр итәм дә салымын да шулай түлим. Ул зур түгел – керемнән бары дүрт процент. Күңелем тыныч. Салымыңны түлә дә тынычлап йокла, диюләре чынга аша шулай, - ди Илнур бу уңайдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев