САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Жәяүле кичүе» профилактик чарасы бара.

«Жәяүле кичүе» профилактик чарасы бара. Татарстан Республикасы территориясендә жәяүлеләрнең куркынычсызлыгы торышы борчу тудыра. Шунлыктан бу категория юл хәрәкәтендә катнашучылар катнашында юл хәлакәте китереп чыгаручы шартларны булдырмау буенча актив эш таләп ителә. Быел Татарстан Республикасы территориясендә 1215 жәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлде, нәтижәдә 88 кеше үлде, 1151 төрле дәрәжәдәге тән жәрәхәтләре алдылар....

«Жәяүле кичүе» профилактик чарасы бара.

Татарстан Республикасы территориясендә жәяүлеләрнең куркынычсызлыгы торышы борчу тудыра. Шунлыктан бу категория юл хәрәкәтендә катнашучылар катнашында юл хәлакәте китереп чыгаручы шартларны булдырмау буенча актив эш таләп ителә.

Быел Татарстан Республикасы территориясендә 1215 жәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлде, нәтижәдә 88 кеше үлде, 1151 төрле дәрәжәдәге тән жәрәхәтләре алдылар. Безнен Сарманда жәяүлеләр катнашында 4 хәлакәт булды.

Татарстанда юл кичүләрендэ 476 бәрдерү очрагы булды, аларда 13 кешенең гомере өзелде һәм 474 кеше зыян күрде. 13 ноябрьдән Татарстанда «Жәяүле кичүе» профилактик чарасы башлана. Ул 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Республика юл иминлеге идарәсе тарафыннан үткәрелә. Һәм аның максаты юл кичүләрендә булган кимчелекләрне ачыклау (юлда сызылган разметканың күренмәве), жәяүлеләр катнашында хәлакәтләрне кисәтү.

Ун көнлек кысаларында жәяүлеләргә жәяүле кичүләрендә юл бирмәү, юлны тиеш булмаган урыннан чыгу очраклары аерым игътибар астына алына. Жәяүле бәрдерү очракларының күбесе тәүлекнең карангы вакытына туры килгәнлектән жәяүлеләр тарафыннан махсус яктырткыч элементлар куллану да контрольдә тотылачак.

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең

Сарман районында профилактика бүлеге житәкчесе: А.Р.Ситдикова

фото һәм материалны район ЮХИДИ бүлекчәсе җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев