САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Январь сынамышлары сарманлыларга нәрсә вәгъдә итәләр?

Соңгы елларда табигать әле бер, әле икенче сюрприз ясый: кышын яңгыр ява, язын-көзен салкынын бирә. Хәзер халык сынамышларына да ышанмый башладык. Шулай да январь, кыш сынамышлары нәрсә вәгъдә итәләр икән? Алтынчы январьда суык булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар...

Соңгы елларда табигать әле бер, әле икенче сюрприз ясый: кышын яңгыр ява, язын-көзен салкынын бирә. Хәзер халык сынамышларына да ышанмый башладык. Шулай да январь, кыш сынамышлары нәрсә вәгъдә итәләр икән?

Алтынчы январьда суык булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.

Январь унында бәс тотса, җәй яңгырлы килә.

Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт.

Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.

Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев