САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Наталья Фишман һәм Әнвәр Залаков районга эшлекле сәфәр кылдылар

ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, "Татмелиорация" Траст компаниясе җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков бүген районга эшлекле сәфәр кылдылар. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Кунаклар иң элек Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган мемориалга чәчәкләр салдылар. Аннан алар ял паркында башкарылган эшләрне карадылар, фонтанлы паркта булдылар. "Татар Илеге"...

ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, "Татмелиорация" Траст компаниясе җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков бүген районга эшлекле сәфәр кылдылар. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Кунаклар иң элек Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган мемориалга чәчәкләр салдылар. Аннан алар ял паркында башкарылган эшләрне карадылар, фонтанлы паркта булдылар. "Татар Илеге" буенда киләчәктә ял зонасы булачак. Бүгенге көндә анда төзекләндерү эшләре бара, төзелеш башларга җирлек әзерләнә. Җитәкчеләр андагы эш барышы белән танышып, үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мортамак авыл җирлегендә Мор күле буенда төзеләчәк ял зонасында, Дамир Әхмәтов исемендәге ял паркында булдылар.

- Яхшы башлангыч. Афәрин, булдырасыз. Эшне дәвам итәргә, күбрәк яшеллек утыртырга, уңайлыклар тудыру өстендә эшне дәвам итәргә кирәк. Башка авылларда да мондый парклар, мәйданчыклар төзү өчен типовой проект эшләү зарур, - диде Наталья Фишман.

Гомумән, кунаклар райондагы эш барышыннан канәгать һәм киләчәктә дә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев