САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Угрылар тозагына эләгә күрмәге

Телефон, банк карталары, счетларыннан акча урлау очраклары арта бара

 Кеше талап, баеп була, диючеләр ялгышалар. Аның өчен җаваплылыкка тарталар.

Саран ике түләр, дип, юкка әйтмиләрдер инде. Гәҗит-журнал алдырмасаң, яңалыклар укымасаң, телевизор карарга вакытың булмаса, заманадан артта калу ихтималы зур. Матбугат чараларында күп тапкырлар язылуга, сөйләнүгә карамастан, халык һаман алдана, үзенең беркатлылыгы аркасында, күпме акчала
рын җилгә очыра. Ә җиңел юл белән акча эшләргә күнеккән аферистларга шул гына кирәк. – Агымдагы елның 10 февралена районда 5 мошенниклык һәм банк счетларыннан акча урлауның өч очрагы теркәлде. Район халкына килгән гомуми зыян 559 мең сумны тәшкил итә, - диде район эчке эшләр бүлеге начальнигы Газинур Мортазин.    6 январь көнне районда яшәүче бер туташ, фен сатып алу теләге белән, түләүсез белдерүләр сайты аша бер сатучы белән элемтәгә кергән. Соңгысы тиз арада бу кызның ышанычын яулап алган һәм, товарны почта аша җибәрдем, дип хәбәр иткән, Раслап, чекның копиясе фотосын да җибәргәч,“Н” кичекмәстән сатучының счетына 5000 сум күчергән. Әмма посылка әле дә булса адресатына килеп җитмәгән.  Тагын ике райондашыбыз белән дә шул ук хәл килеп чыккан. Алар да сайт аша товар сатып алу өчен акча күчергәннәр.  Ә бер райондашыбызга, шалтыратып, җинаятьче үзен бер банкның иминлек бүлеге хезмәткәре дип таныштырган һәм, аның ышанычына кереп, барлык кирәкле мәгълүматны алган. Шул рәвешле, райондашыбыз үзенең түләү картасын
дагы 150 мең сумыннан колак каккан.    Югарыда китерелгән фактлар тагын бер тапкыр халыкның билгесез чыганакларга кирәгеннән артык ышанучан, беркатлы булуына ишарәли. Уяулыкны югалтмау, таныш түгел затларга артык ышанмау, икеләнгән очракта, кабат-кабат фактларны тикшереп карау кирәклеге хакында һәрдаим аңлатып, язып торсак та, кайберәүләрнең бу кисәтүләргә исләре китми. Һаман алданалар, угрылар тозагына төшәләр. 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев