САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сугыш ветераны Зиннур абый туган көнен бәйрәм итә

• Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Җиңү язын Мәскәүдә каршы алган, почетлы караул торган мәгърур солдатларның берсе - Кәүҗияк авылында яшәүче Зиннур абый Газизовка 93 яшь тулды.

  • Тыныч күк йөзе астында яшибез, көн саен, ал таңнарны сөенеп каршылыйбыз икән, монда, әлбәттә, ветераннарыбызның өлеше зур. Зиннур абыйны гомер бәйрәме белән кичә әфганчылар хөрмәтенә багышланган митингта район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Ветеран бүгенге көндә авылда улы Әнәс, килене Ләйсән тәрбиясендә гомер кичерә. Аны барлык балалары, оныклары да бик хөрмәт итәләр. Туган нигезгә еш җыелалар, бер-берсен хөрмәтләп, әтиләрен, бабаларын зурлап яшиләр. Зиннур абыйны без дә ихластан тәбрик итәбез һәм сихәт гомер, кадер-хөрмәттэ яшәвен телибез. Ел да Җиңү көнен зарыгып көтә ул, хәтта берничә тапкыр бу шатлыклы көнне Мәскәүдә Кызыл Мәйданда каршы алды, яшьлегендә үткән сукмакларны әле тагын барып күрәсе килә аның. Насыйп итсен.
  • Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев