САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Шәрләрәмә һәм Иске Имән авыл җирлекләре башлыклары Равил Хөснуллин чакыруы буенча Мәскәүдә булдылар

Авыл җирлекләре рейтингы нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия булган җирлекләрнең башлыклары Мәскәүгә юлламага лаек булдылар. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина белән Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин чакыруы буенча Рәсәй башкаласында булып кайттылар. - РФ Дәүләт Думасында булудан без бик тәэсирләнеп...

Авыл җирлекләре рейтингы нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия булган җирлекләрнең башлыклары Мәскәүгә юлламага лаек булдылар. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина белән Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин чакыруы буенча Рәсәй башкаласында булып кайттылар.

- РФ Дәүләт Думасында булудан без бик тәэсирләнеп кайттык. Ил язмышын хәл итәрлек кануннарның кайда кабул ителгәнен күрдек. Президентыбыз Владимир Путин утырышларда утырган кәнәфигә утырып карадык. РФ Тулы хокуклы вәкиллегендә безне депутатыбыз Равил Камил улы Хөснуллин каршы алды. Санаулы районнарның җитәкчеләре белән бергә шундый мәртәбәле кабул итүдә катнашуыбыз белән без район башлыгы Фәрит Хөснуллинга рәхмәтле, - диләр башлыклар. - Кызыл Мәйданга экскурсия дә истәлекле булды.

Ике җирлек башлыгы да Равил Хөснуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев