САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманлылар Бөек Җиңү көне уңаеннан тантанада катнаштылар

​​​​​​​Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнаштылар.      

Бәйрәмгә республиканың муниципаль районнарыннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары да чакырулы иде. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге составында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган тормыш иптәше Гөлүсә Шәйхуллина, Әфган сугышы ветераны Әүхәт Дәүләтбаев    булган район делегациясе дә катнашты.

Тантана кунакларын республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов сәламләде һәм бәйрәм белән тәбрикләде.

  • Җиңү көне – әтиләребез, бабаларыбыз бүләк иткән изге бәйрәм. Илебез азатлыгы өчен Татарстаннан 700 меңгә якын кеше көрәшкән. Безнең якташларыбыз төрле хәрби операцияләрдә катнашканнар, Җиңүне якынайту өчен, басу-кырларда, завод-фабрикаларда, госпитальләрдә хезмәт куйганнар. Татарстанлыларның батырлыгы мәңгегә Бөек Ватан сугышы елъязмасы тарихына кереп калды. 100 меңнән артык якташыбыз орден-медальләр белән бүләкләнделәр, - диде ул.

Рөстәм Нургали улы Бөек Җиңүгә өлеш керткән, фашизмнан илебезне саклауда күп сынаулар үткән, бүгенге тыныч тормышларны бүләк иткән ветераннарга тирән ихтирам һәм олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев