САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманлылар бакчаларын кышка әзерләп бетерде ме әле?

Агач­ны кө­зен агар­та­лар Иң соң җи­те­шә тор­ган җи­меш­ләр­дән бул­ган ба­лан­нар да күп­тән җы­ел­ды ин­де. Бак­ча­ны кыш­ка әзер­ләү ва­кы­ты да үтеп ба­ра. Ок­тябрь ахыр­ла­ры­на ка­дәр бак­ча­чы­лар төр­ле де­ко­ра­тив ку­ак­лык­лар, җи­меш агач­ла­рын утыр­тып ка­лыр­га ты­рыш­ты. Көз­дән утыр­ту агач­лар­га ны­гып ки­тәр­гә мөм­кин­лек би­рә икән. Си­ноп­тик­лар бы­ел­гы кыш­ның сал­кын ки­лү­ен фа­раз­лый. Аның бак­ча­га зы­ян...

Агач­ны кө­зен агар­та­лар

Иң соң җи­те­шә тор­ган җи­меш­ләр­дән бул­ган ба­лан­нар да күп­тән җы­ел­ды ин­де. Бак­ча­ны кыш­ка әзер­ләү ва­кы­ты да үтеп ба­ра. Ок­тябрь ахыр­ла­ры­на ка­дәр бак­ча­чы­лар төр­ле де­ко­ра­тив ку­ак­лык­лар, җи­меш агач­ла­рын утыр­тып ка­лыр­га ты­рыш­ты.

Көз­дән утыр­ту агач­лар­га ны­гып ки­тәр­гә мөм­кин­лек би­рә икән. Си­ноп­тик­лар бы­ел­гы кыш­ның сал­кын ки­лү­ен фа­раз­лый. Аның бак­ча­га зы­ян ки­те­рү кур­кы­ны­чын ки­сә­тү мак­са­тын­нан, әл­бәт­тә, ал­дан ти­еш­ле ча­ра­лар кү­рү та­ләп ите­лә. Го­му­мән, кыш­ка кер­гән­че, бак­ча эш­лә­ре­нә ти­еш­ле игъ­ти­бар бир­ми­сең икән, ал­да­гы ел уңы­шын­нан ко­лак ка­гу­ың бар. Шу­ңа да бак­ча­ны май аен­да­гы ке­бек кай­гыр­тыр­га ки­рәк, ди­ләр тәҗ­ри­бә­ле бак­ча­чы­лар. Бү­ген, хөр­мәт­ле га­зе­та уку­чы­лар, без сез­нең игъ­ти­бар­га кул су­зы­мы ка­дәр ге­нә бак­ча­сын­да мул уңыш үс­те­рү­че Сар­ман авы­лын­нан Яси­рә апа Иб­ра­һи­мо­ва ки­ңәш­лә­рен тәкъ­дим итә­без.

- Иң мө­һи­ме, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш җы­еп алын­ган тү­тәл­ләр­дә бер ге­нә са­бак та ка­лыр­га ти­еш тү­гел. Са­бак­лар­ның ба­рын да җы­еп алып, ян­ды­­рыр­га ки­рәк. Чөн­ки са­бак­лар­да төр­ле корт­кыч­лар­ның ли­чин­ка­ла­ры сак­ла­нып ка­лу­чан.

Агач, ку­ак­лык­лар­ны да шул рә­веш­ле ка­ра­р­га, кәү­сә­лә­рен гөм­бә­чек­ләр­дән, мүк һәм ко­ры­ган кай­ры­лар­дан, бо­так оч­ла­рын кип­кән җи­меш­ләр­дән чис­тар­тыр­га, ко­ры­ган һәм авы­ру бо­так­лар­ны ки­сеп алыр­га, яра­ла­рын, кай­ры­сы ку­ба­рыл­ган урын­нар­ны ти­мер бу­я­вы бе­лән бу­яп ку­яр­га ки­рәк. Ти­рә-юнь­дә­ге чүп-чар­ны җы­еп ян­ды­ра­лар, ко­ел­ган яф­рак­лар­дан че­ре­мә ясый­лар.

Кар яу­ган­чы, җир­не эш­кәр­теп ка­лыр­га ки­ңәш ите­лә. Агач һәм ку­ак­лар үсә тор­ган җир­нең ти­рә-юнен аш­лау со­ра­ла. Һәр агач тө­бе­нә 4-5 ки­лог­рамм исә­бен­нән ком­пост, ә кал­ган җир­ләр­гә 2-3 ки­лог­рамм ти­рә­се че­ре­мә кер­тер­гә ки­рәк. 1 метр квад­рат­ка 2 ста­кан исә­бен­нән көл си­бү дә уңай нә­ти­җә би­рә. Агач­ның кәү­сә әй­лә­нә­сен­дә­ге җи­рен 10-15 сан­ти­метр ти­рән­ле­ген­дә ка­зып чы­гу төр­ле корт­кыч­лар­дан ко­ты­лыр­га яр­дәм итә. Ка­зы­ган­нан соң туф­рак­ны ти­гез­лә­ми­ләр.

Чүп-чар­дан чис­та­рып, бу­шап кал­ган тү­тәл­ләр­не дә ти­гез­лә­ми ге­нә кө­зен ка­зып чы­гар­га ки­рәк. Чөн­ки ти­гез­сез җир яз­гы су­ны үзе­нә ях­шы сең­де­рә, бу исә, бер­дән, җир­гә су­лыш алыр­га, ял итәр­гә мөм­кин­лек бир­сә, икен­че­дән, ка­зыл­ган җир ныг­рак һәм ти­рән­рәк ту­ңа. Нә­ти­җә­дә яшел­чә, җи­ләк-җи­меш­ләр­гә зы­ян са­лу­чы бө­җәк­ләр үлә, туф­рак та та­би­гый юл бе­лән чис­та­ры­на.

Та­гын бер ки­ңәш. Бак­ча­да, кеч­ке­нә ге­нә тү­тәл­дә дә чә­чү әй­лә­не­шен бул­ды­рыр­га ки­рәк. Нин­ди ге­нә кыйм­мәт­ле ор­лык­лар алып, ел да бер ге­нә тү­тәл­гә утыр­та­сың икән, ан­нан мул уңыш алып бул­мый. Чөн­ки туф­рак яр­лы­ла­на. Аны тук­лык­лы мат­дә­ләр­гә ба­е­ту мак­са­тын­нан, көз­дән ка­зыл­ган тү­тәл­ләр­гә көл, ти­рес кер­теп кал­ды­рыр­га ки­рәк. Иң мө­һи­ме, агач кө­ле бул­сын. По­лиэ­ти­лен, пласт­мас­са, чүп­рәк-чап­рак ян­ды­рыл­ган көл яра­мый, ул үсен­те­ләр­не агу­лый гы­на.

Агач­лар­ны агар­ту­ны да кө­зен баш­ка­ру отыш­лы.Су­ык­лар­га ка­дәр кәү­сә­сен ба­кыр яки ти­мер ку­по­ро­сы яр­дә­мен­дә йо­гыш­сыз­лан­ды­ра­лар һәм икен­че көн­не агар­тып ку­я­лар.

Бак­ча­ны гы­на тү­гел, кыш­ка теп­ли­ца­ны да дө­рес итеп әзер­ли бе­лер­гә ки­рәк. Бу хак­та Сар­ман авы­лын­нан һә­вәс­кәр бак­ча­чы Гө­лия Шә­ри­по­ва сөй­ли:

- Җы­лы һәм дым­лы һа­ва­да за­рар­лы мик­ро­ор­га­низм­нар ях­шы үр­чи. Алар үсем­лек кал­дык­ла­ры, теп­ли­ца сте­на­ла­ры һәм эш ко­рал­ла­ры­на туп­ла­ныр­га мөм­кин. Мо­ның зы­я­ны ел да бер төр­ле үсем­лек­ләр үс­тер­гән­дә си­зе­лә. Уңыш­ны алып бе­тер­гән­нән соң, үсем­лек кал­дык­ла­рын җы­я­лар. Плен­ка­лы теп­ли­ца­ны сү­тә­ләр, плен­ка­сын са­бын­лы су­да юа­лар һәм ба­кыр ку­по­ро­сы эре­мә­се бе­лән йо­гыш­сыз­лан­ды­ра­лар, ан­нан кип­те­реп, ки­лә­се яз­га ка­дәр тө­реп ку­я­лар. По­ли­кар­бо­нат­тан ясал­га­ны­ның эчен дә, кы­шын кар шу­ып төш­сен өчен, ты­шын да юар­га ки­рәк. Эчен ге­нә тү­гел, туф­ра­гын да хлор­лы из­весть эре­мә­се бе­лән йо­гыш­сыз­лан­ды­ра­лар. 3-5 көн­нән ише­ген ачып, җил­лә­тә­ләр. Шу­лай ук теп­ли­ца­ны кү­керт­ле шаш­ка ян­ды­рып та де­зин­фек­ци­я­ләр­гә бу­ла. Кү­керт­ле шаш­ка­лар ки­бет­ләр­дә са­ты­ла. Ка­гый­дә бу­ен­ча, теп­ли­ца­да­гы туф­рак­ны 3-5 ел са­ен алыш­ты­ра­лар. Яки бул­ма­са, 5-10 сан­ти­метр ка­лын­лык­та­гы туф­ра­гын алып, яңа­сын са­ла­лар, ис­ке­сен мин, мә­сә­лән, бә­рәң­ге бак­ча­сы­на чы­га­рам. Шу­лай ук туф­ра­гын мар­ган­цов­ка­ның куе яки ба­кыр ку­по­ро­сы эре­мә­се си­беп йо­гыш­сыз­лан­ды­рыр­га да бу­ла.

Теп­ли­ца­ның ише­ген җир ту­ңар­лык итеп ачып ку­я­лар. Бу ан­да кыш­лар­га те­лә­гән корт­кыч­лар һә­лак бу­л­сын өчен эш­лә­нә. Язын теп­ли­ца ир­тә­рәк җы­лын­сын, туң ти­рән төш­мә­сен өчен, кы­шын ан­да кар таш­лый­лар.

Фото һәм материалны Роза Ганиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев