САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманда “Сөлге туе” үткәрелде

Бүген, 25 сентябрь көнне, районда республиканың "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә "Сөлге туе" дип исемләнгән зур чара үткәрелде. Анда Россиянең 7 төбәгеннән һәм республиканың 27 районыннан йөздән артык кеше катнашты. Катнашучылар "Шәфкать" үзәгендә, үзәк мәчеттә, "Лилия" балалар бакчасында булдылар, Татар Илеге ял паркында һәм Иске Кәшер авыл җирлегендәге...

Бүген, 25 сентябрь көнне, районда республиканың "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә "Сөлге туе" дип исемләнгән зур чара үткәрелде. Анда Россиянең 7 төбәгеннән һәм республиканың 27 районыннан йөздән артык кеше катнашты. Катнашучылар "Шәфкать" үзәгендә, үзәк мәчеттә, "Лилия" балалар бакчасында булдылар, Татар Илеге ял паркында һәм Иске Кәшер авыл җирлегендәге Кыпык Чишмә янында үткәрелгән тамашаларны карадылар. Сөлге туе район мәдәният йортында пленар утырыш белән төгәлләнде. Шушында ук милли гореф-гадәтләребезне, телебезне, мәдәниятебезне саклауда тырыш хезмәт куючылар хөрмәтләнде.

Бу хактагы тулырак язманы район газетасының киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Дәвамы бар.....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев