САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманда район Советы киңәшмәсе үтте

Район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмәнең көн тәртибендә өч сорау каралды. Сарман муниципаль районында санитар-экологик икеайлыкны үткәрү турында административ комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. "Җир закончылыгын бозу сферасында законда үзгәрешләр турында" ТР дәүләт регистрациясе, кадастр һәм картография буенча Федераль...

Район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды.

Киңәшмәнең көн тәртибендә өч сорау каралды. Сарман муниципаль районында санитар-экологик икеайлыкны үткәрү турында административ комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. "Җир закончылыгын бозу сферасында законда үзгәрешләр турында" ТР дәүләт регистрациясе, кадастр һәм картография буенча Федераль хезмәте идарәсенең Сарман бүлекчәсенең начальник вазифаларын башкаручы Гөлнара Оразова чыгышы тыңланды. Зур Нөркәй авыл җирлегендә башкарылган, планлаштырылган эшләр хакында җирлек башлыгы Рәшит Гайсин сөйләде. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов алда торган сәяси вакыйгалар белән таныштырды, партия членнарын шул вакыйгалар кысасында үтәчәк чараларда активлык күрсәтергә чакырды. Йомгаклау сүзе белән чыгып, Фәрит Мөнәвирович каралган сораулар буенча үз тәкъдимнәрен әйтте, киләсе атнага эш планын билгеләде.

Сарман муниципаль районы порталы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев