САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманда Физкультурачылар көне билгеләп үтелде

Бүген районда Физкультурачылар көне билгеләп үтелде. Район халкын, спорт сөючеләрне муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Бәйрәмдә спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, тренерлар бүләкләнде. Тантаналы өлештән соң велоузышта катнашучылар стартка бастылар. Өлкәннәр һәм яшьләр ике маршрут буенча район үзәге урамнарын әйләнделәр. Финиш сызыгын узучылар арасында иң яшь...

Бүген районда Физкультурачылар көне билгеләп үтелде. Район халкын, спорт сөючеләрне муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Бәйрәмдә спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, тренерлар бүләкләнде. Тантаналы өлештән соң велоузышта катнашучылар стартка бастылар. Өлкәннәр һәм яшьләр ике маршрут буенча район үзәге урамнарын әйләнделәр. Финиш сызыгын узучылар арасында иң яшь спортчы - 2 яшьлек булса, иң өлкәне 70 яшен тутыручы Алексей абый булды. Һәрбер катнашучы бүләккә бейсболка алды. Бәйрәм һәркемгә бик ошады, бары тик матур тәэсирләр генә калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев