САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманда Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үттеләр

Бүген Сарманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үттеләр. Көне дә бик матур - кояшлы һәм җылы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады, шушы көннәрдә Ватаныбызны сакларга китүче егетләргә истәлек бүләкләре тапшырды. Тантанада якташыбыз - ТР Суд департаменты...

Бүген Сарманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үттеләр. Көне дә бик матур - кояшлы һәм җылы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен юллады, шушы көннәрдә Ватаныбызны сакларга китүче егетләргә истәлек бүләкләре тапшырды. Тантанада якташыбыз - ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Рамазанов катнашты. Ул сарманлыларга президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләде. Олы кунаклар арасында Президент аппаратыннан район кураторы - Раил Гафаров та бар иде.

Бәйрәм сәламе булып, матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Ветераннар исеменнән Петровка Завод авылыннан Мөхәррәм Фәйзуллин чыгыш ясады. Сарман урта мәктәбе, гимназиясе, аграр көллият, эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә, хәрби хезмәткә чакырылучылар, Нөркәй, Петровка урта мәктәпләре егетләре һәм кызлары строй белән тантаналы рәвештә уздылар, ретро машиналар парады булды. Ял паркында урнашкан мемориал комплекста Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә тере чәчәкләр, тәкыялар салынды. Бер минут тынлык игълан ителде, хәрби залп яңгырады. Паркта кыр кухнясы, сәүдә нокталары эшләде, уеннар һәм концерт оештырылды, спорт ярышлары үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев