САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарман районы мөхтәсибәте имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт ХАКОВ бәйрәм белән котлый

Бөек Корбан бәйрәме уңаеннан райондашларыбызны чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу мөбарәк бәйрәм һәрберебездә иман нурын арттыра, изгелекләргә омтылу хисләрен уята.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, районыбызда рухи тәрбиянең көчәюе, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган иман юлына кайту бик нык сизелә. Дини бәйрәмнәребезгә игътибар артканнан-арта. Мәчетләргә йөрүче яшьләрнең күп булуы сөендерә.

Корбан бәйрәменә халкыбыз ныклап әзерләнә. Корбан чалып, яхшылыклар эшләп, без бит авыр хәлдәгеләрне тернәкләндереп җибәрәбез, шатлык өләшәбез, туган илебездә шәфкатьлелек таратабыз.

Реклама

Аллаһы Тәгалә бу бәйрәмебездә барыбызга да бәхет-сәгадәт, тынычлык, саулык-сәламәтлек, рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен бирсә иде! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Ихтирам һәм изге догалар белән, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте җирле мөселман оешмасы — Сарман районы мөхтәсибәте имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт ХАКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X