САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарман картингчылары Республика беренчелегендә җиңделәр

10-12 сентябрь көннәрендә Саба районының Лесхоз бистәсендә картинг буенча XIII Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда Сарман районын "Ялкын" картинг-клубы командасы тәкъдир итте. Ярышлар биш класста үткәрелде. "125-А" классында Сарман егете Илһам Шакиров (Әлмәт политехник техникумы студенты) җиңү яулады, Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов тугызынчы булды. "125-Б" классында Рәмис Хәбибуллин...

10-12 сентябрь көннәрендә Саба районының Лесхоз бистәсендә картинг буенча XIII Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда Сарман районын "Ялкын" картинг-клубы командасы тәкъдир итте.

Ярышлар биш класста үткәрелде. "125-А" классында Сарман егете Илһам Шакиров (Әлмәт политехник техникумы студенты) җиңү яулады, Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов тугызынчы булды. "125-Б" классында Рәмис Хәбибуллин (Сарман аграр көллияте) финишка - бишенче, ә Сарман гимназиясе укучысы Динар Хөсәенов унберенче булып килделәр. Алмаз Ахмедов "Honda CX-200" классында призлы өченче урынга лаек булды, "Стриж" классында Артур Заһиров - икенче, Риналь Сабиров алтынчы урынны алдылар. Егетләр өчесе дә Сарман гимназиясендә укыйлар.

Алмаз Ахмедовка тагын бер призлы урын алыр өчен аз гына җитмәде - ул, "Пилот" классында чыгыш ясап, финишка дүртенче булып килде. Шул ук класста ярышларда Сарман урта мәктәбе укучысы Айнур Хәйруллин унынчы булды.

Гомумкоманда зачетында "Ялкын командасы", 225 очко җыеп, беренче урынны яулады. Казан шәһәре командасы - икенче, Байлар Сабасы бистәсе командасы өченче урыннарны алдылар.

Әлеге беренчелек 2015 елда картинг буенча соңгы календарь ярышлары булды. "Ялкын" командасы анда икенче ел рәттән җиңүче булып танылды һәм Татарстанда гомуми зачетта беренчелеккә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев