САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте коллективына: Сез – профессионаллар

Садыйков коллективны оешманың 16 еллыгы белән тәбрикләде.

«Хөрмәтле коллегалар!

Сезне ихластан «Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең 16 еллыгы белән тәбриклим. Бүген «Татмедиа» – Идел буенда иң зур медиахолдинг. 66 филиалда барлыгы 1642 кеше хезмәт куя. Һәркайсыгыз әлеге зур команданың алыштыргысыз өлеше, чөнки Сез – профессионаллар.

Бүген без традицияләрне саклап алга таба барабыз. Татарстан журналистикасы тарихында зур роль уйнаган, аны аякка бастырган шәхесләрне, зур тарихы булган басмаларны онытырга хакыбыз юк. Шул ук вакытта заманча яңа форматтагы медиалар булдыру, хәзерге аудиториягә якын һәм аңлаешлы булу – безнең бурыч.

Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете теләп калам!» диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев