САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сак бул: мошенниклар! Алданырга юл куйма

Соңгы елларда мошенниклар арасында "Әни, коткар," "Сез - җиңүче", "Социаль хезмәткәр", "Бозым", "Түләүле код" кебек "СМС-үтенеч"ләр күбәеп китте. Банк карталарыннан акча урлау очраклары да ешайды. Гомумән, җиңел кәсепне үз итүчеләр теләсә нинди юл белән кемне дә булса алдарга, халыкның акчаларына ия булырга омтылалар. Ялганлау юлы белән акча эшләүчеләрнең саны арта бара.

Мошенниклар “ятьмәсенә” эләкмәс өчен, әлбәттә, уяу булырга кирәк. Шул максатларда, мәгариф бүлеге район прокуратурасы белән берлектә “Үзеңне алдауга юл куйма” исемле бәйге уздырды. Ул 7 февральдән 2 мартка кадәр дәвам итте. Район мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары буклет, стена газетасы, рәсем номинацияләрендә үз белемнәрен күрсәттеләр. 25 “иң яхшы эш” арасыннан җиңүчеләр билгеләнде. Бүләкләү Сарман гимназиясендә узды. Иң элек прокурор ярдәмчесе Роберт Сабиров алдау-алдану очраклары турында аңлатып үтте. Мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров җиңгән укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга алга таба да уңышлар теләде. Призерларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

“Стена газетасы” номинациясендә 1 урынга Зур Нөркәй мәктәбеннән Айзилә Шәмсетдинова, Ләйлә Гатиятуллина, Чулпан Мәхүбрахманова лаек булдылар. 2 урынны Саклаубаш мәктәбеннән Сөмбел Минһаҗева алды. Сарман гимназиясеннән Ралия Гатауллина, Айзилә Сәгыйтова, Рания Фазылова өченче булдылар. “Рәсем” номинациясе җиңүчеләре булып, Кәүҗияк мәктәбеннән Диана Миңнеханова, Әлмәт мәктәбеннән Мәрьям Ганеева, Сарман гимназиясеннән Азат Таепов танылдылар. “Буклет” номинациясендә Ләшәү-Тамак мәктәбеннән Ләйсән Сәхапова,  Иске Минзәләбаштан Эльвина Шәкүрова (1 урын), Саклаубаш мәктәбеннән Исламия Нәҗметдинова, Айлинә Шириева (2 урын), Җәлил 2 нче номерлы мәктәбеннән Зиннур Әмирханов (3 урын) җиңүчеләр булдылар.

Гөләндәм Хәлиуллина, мәгариф бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев