САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин район халкын кабул итте

Кичә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин район халкын кабул итте. Барлыгы дүрт мөрәҗәгать керде. Һәркемне игътибар белән тыңлап, сорауның асылына төшенеп, Равил Камилович аларны хәл итүдә ярдәм итәчәген, үзе шәхси контроленә алачагын әйтте. Депутатны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева озатып...

Кичә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин район халкын кабул итте. Барлыгы дүрт мөрәҗәгать керде. Һәркемне игътибар белән тыңлап, сорауның асылына төшенеп, Равил Камилович аларны хәл итүдә ярдәм итәчәген, үзе шәхси контроленә алачагын әйтте. Депутатны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева озатып йөрде. Кабул итүләрдән соң районыбыз кунагы Сарман аграр көллиятендә булды. Ул укыту кабинетларында булды, дәрес барышларын күзәтте, студентлар үзләштерә торган һөнәрләр белән кызыксынды. Укучылар белән бергә руль артына утырып, эретеп ябыштыру җайланмаларын кулланып карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев