САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районга яңа реанимобиль кайтарылды

Шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсенә федераль программа буенча һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен реанимобиль кайтарылды.

Әлеге машинаны район башлыгы Фәрит Хөснуллин да карады.
- Бу безнең өчен зур шатлык. Әлеге машинада авыруга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр һәм җиһазлар бар. Әйтик, йөрәк эшчәнлеген торгызу, суырту, наркоз бирү, ясалма сулыш алдыру аппаратлары, глюкометр, дозатор, табиб һәм фельдшерлар өчен төрле җыелмалар һәм башкалар. Без мондый мөмкинлекләр өчен Сезгә һәм республика җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез, - диде хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлеге табибе Фәнүсә Салихова, район башлыгына мөрәҗәгать итеп.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X