САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Райондашыбыз “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән

- Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, күңелдә әтиебез белән бәйле истәлекләр тагын бер кат яңара. Быел аеруча дулкынлану хисләре кичерәбез.

 Әтиебез Егоров Павел Федоровичның “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнүен раслаучы документлар табылды, - дип сөенечен уртаклашты ветеранның кызы Люция апа Нуртдинова. 
Орденның таныклыгы исән, якыннары кулында булса да, аның чынлыгын раслаучы бер кәгазь дә булмагач, аңа әллә ни әһәмият бирмиләр башта. Гаилә альбомында бер тарих атрибуты булып кына йөри ул. Ә бүгенге көндә исә аның югалмаганына сөенеп бетә алмыйлар, чөнки район туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре ярдәме белән күптән түгел бик зур эш башкарыла – ветеран белән бәйле мөһим документлар табыла. 
Бу хакта тулырак язманы “Сарман” газетасының 8 май санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев